Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан тагын җиде кеше үлгән

Республикада инфекциядән үлүчеләрнең гомуми саны 1134 очракка җиткән.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән җиде кеше үлгән. Инфекциядән үлүчеләрнең гомуми саны 1134 очракка җиткән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекциядән 1944, 1959, 1960, 1978 елларда туган дүрт хатын-кыз һәм 1932, 1953 һәм 1961 елларда туган өч ир-ат вафат булган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса