Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районында коронавирустан 100 меңгә якын кеше вакцинацияләнгән

Район башлыгы Тимур Нагуманов коронавирус таралуга бәйле вәзгыять киеренке кала, дип билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта 100 000 якын әлмәтле коронавирустан вакцинацияләнгән. 16 ноябрь иртәсендә бу сан 99 728 кешене тәшкил иткән. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

"Коронавирус белән хәл әлегә шактый киеренке кала. Әмма соңгы берничә атна эчендә без ашыгыч ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгатьләр санының бераз кимүен күзәтәбез. Бу бик яхшы сигнал. Бүген медиклар бераз тын ала, хәер, элеккечә авыр пациентлар кала бирә, аларга, әлбәттә, ярдәм кирәк",-диде Тимур Нагуманов.


Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Әлмәттә вакцинация пунктларын моннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса