Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

ВАКЦИНАЛАШТЫРУ: хезмәт коллективларын нәрсә көтә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең COVID-19дан мәҗбүри прививка ясау кирәклеге турындагы карары эш бирүчеләрдә дә, һөнәр ияләрендә дә күп сораулар уятты.

Белеп торыгыз!

Күпләр вакциналаштырудан баш тарткан очракта, процедураны ничек оештырырга, эштән ничек читләштерергә кирәклеген, җитәкчелек һәм кул астындагылар нинди хокукларга ия булуын аңламый. Оешмаларда прививка ясау кампаниясен үткәрү тәртибе һәм башка яңалыкларны Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясендә түбәндәгечә аңлаттылар.

Беренче этап – әзерлек. Башта эш бирүчеләр, ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалаган 11 октябрьдәге карарга таянып, хезмәткәрләрнең штат исемлегеннән кем мәҗбүри вакциналаштырылырга тиешлеген билгеләячәк. Шуннан соң җитәкчелеккә профилактик прививкаларны оештыру турында боерык чыгарырга, анда вакциналаштыру кирәклеге турында мәгълүмат, аны үткәрү вакыты һәм аның өчен хезмәткәрләргә прививкалар алу яки алардан баш тарту турында хисап бирү вакыты (периоды); бу мәгълүматны тапшыру тәртибе турында хәбәр ителергә; оештыру һәм җыю өчен җаваплы вазифаи зат күрсәтелергә тиеш.

Моннан тыш, боерыкта процедураны узудан баш тарткан хезмәткәрне читләштерү мөмкинлеге турында мәгълүмат булуы мөһим.

 

Норматив-хокукый акт исемлегенә кермәгән хезмәткәрләр, шулай ук прививкадан документлар белән расланган медицина ягыннан каршылыклар булган затлар мәҗбүри вакциналаштырылырга тиеш түгел.

 

Икенче этап – вакциналаштыру. Боерык белән бөтен коллектив танышып чыкканнан соң, эш бирүчегә үзәкләштерелгән вакциналаштыру оештырырга яки эшчеләргә аны мөстәкыйль рәвештә, шул исәптән эш вакытында, хезмәт хакын саклаган рәвештә үтүне рөхсәт итә. Җитәкчелек үз теләге белән Роспотребнадзор таләпләрен үтәгән һәм Covid-19дан вакцина алган кешеләргә ярдәм итү чараларын билгеләргә хокуклы.

 

Өченче этап - баш тарту нәтиҗәләре. Әгәр хезмәт-кәрнең белешмә белән ныгытылган медицина ягыннан каршылыклары юк икән (яки булып аны бирмәгәннәр) һәм ул прививка ясатудан баш тарткан очракта, эш бирүче аны эшчәнлегеннән читләштерергә яки читтән торып эшләргә күчерергә хокуклы. Вакцинаның бер генә компонентын да алмаган кешеләрне эштән читләштерү яки читтән торып эшләүгә күчерү 9 ноябрьдән башлана. Әлеге чаралар 7 декабрьдән вакциналаштыруның тулы курсын узмаган хезмәткәр-ләргә кулланылачак.

Дистанцион эшне мондый форматта хезмәт эшчәнлеге алып барылырга мөмкин булган кешеләргә генә тәкъдим итәчәкләр. Бу Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 312.9 маддәсендә каралган. Прививка ясатуга каршы билгеләр булган кадрлар күбесенчә шундый хокукка ия.

Җитди сәбәпләрсез вакциналаштыру узмаган һәм дистанцион рәвештә эшли алмаган хезмәткәрләр югарыда күрсәтелгән даталардан соң эшли алмаячаклар. Шул ук вакытта алар өчен хезмәт хакы сакланмаячак, ә алар урынына ашыгыч килешү буенча башка кешеләрне кабул итәргә мөмкин.

Мондый чаралар РФ ХК 76 маддәсендәге беренче өлешенең сигезенче абзацы нигезендә кабул ителә. Ул эш бирүченең кодекста, федераль законнарда һәм Россиянең башка норматив-хокукый актларында каралган очракларда хезмәт эшчәнлегеннән читләштерү бурычын күздә тота. Шулай ук бу «йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» 1998 елның 17 сентябрендәге 157 номерлы ФЗның 5 мадд.2 пункты белән дә ныгытыла.

Әлеге чараларның һәр-берсе вакытлы характерда. Бу гамәлләр санитар-эпидемиологик хәл яхшырып, тиешле документ игълан ителгәннән соң тәмамланачак.

 

Фикер

Мәҗбүри вакциналаштыру кертүгә ничек карыйсыз?

 

Без социаль челтәрләрдә язылучылардан бу уңайдан үз карашларын белдерүләрен сорадык. Җаваплар төрле булып чыкты.

Лилия КУПАЕВА, Бишмунча мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:

– Мәҗбүри вакциналаштыруга уңай карыйм. Аны үз теләгем белән берничә ай элек ясаттым. Гриппка каршы прививкаларны да калдырмаска тырышам. Тик вакцина алыр алдыннан кешеләр антитәнчекләргә тест ясау мөмкинлегенә ия булсын иде. Күптән түгел мин авырдым, температурам да булды, тик Covid-19 эләктерүдән куркып, поликлиникага мөрәҗәгать итмәдем. Нинди вируслы авыру белән авырганымны белмим, шул ук вакытта ревакцинация вакыты да килеп җитте. Халыкны коронавирустан вакциналаштырырга кирәк, әлбәттә. Яшисе килә.

 

Таня ШАМБЕР әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса