Прививка ясатканнар җиңелрәк кичерә
Таҗлы вирус эпидемиясе шартларында тормыш итүебезгә ике ел булды. Кызганыч, җиңелергә тиешле вирус әле дә мәкерле гамәлләр кылуын дәвам итә.
Әлеге авыруны йоктырмас өчен ничек сакланырга икәнен дә беләбез кебек.
Күпләребез инде бер тапкыр авырганнан соң, бу вирусны кабат йоктырып, икенчегә авырыйлар. Көзге чорда сезонлы грипп та өстәлгәч, чир икеләтә авыррак кичерелә. Хастаханәләр тулган, табибларның эше муеннан, регистратураларда авыруларны теркәргә өлгермиләр.
Авыруның иң котырган чорына аяк бастык. Иң борчыганы - хроник авырулары булган кешеләрнең гомерләре куркыныч астына куела. Үпкә, йөрәк, онкология авырулары булганнар өчен COVID-19 бик катлаулы узарга мөмкин, шуңа күрә дә мондый кешеләр прививка кабинеты ишеге төбенә иң беренчеләрдән булып килеп утырырга тиешләр, югыйсә. Вакцина җитмәгән чит илләрдә иң беренче чиратта нәкъ менә шушы категория гражданнарга массакүләм рәвештә прививкалар ясыйлар бит. Тик бездә халык төрле имеш-мимешләргә күбрәк ышана шул.
Әлмәт җирлегендә бүгенге көндә актив рәвештә грипптан һәм ковидтан вакциналаштыру тормышка ашырыла. Күчмә бригадалар оештырылып, торак пунктларга, предприятие-оешмаларга чыгалар табиблар. Медицина хезмәткәрләре, педагоглар, транспорт һәм коммуналь тармакта хезмәт куючылар барысы да беренчеләрдән булып прививка ясатканнар. Аны Әлмәт үзәк район хастаханәсендә, 3нче поликлиникада, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә ясатырга мөмкин. Моннан тыш, «Панорама» сәүдә үзәгендә өченче катта вакцинация пункты эшли. Авыл җирлекләре башлыклары белән аерым эш оештырылган. Авыл җирлекләрендә вакцинаны амбулаторияләрдә һәм фельдшер-акушерлык пунктларында ясатырга мөмкин.
Табиблар билгеләп узганча, таҗлы вирус инфекциясе сезонлы авыруга әверелергә мөмкин. Әлеге эпидемияне туктату өчен иң мөһиме вакытында прививка ясатып өлгерү. Илебездәге барлык вакциналар да югары нәтиҗәлелеккә ия. Ләкин кеше озак вакыт авырулар белән турыдан-туры элемтәдә булса, өстәл артында ярты сәгать һәм аннан да күбрәк битлексез утырса, авырып китү ихтималы зур була. Димәк, прививкасы булган кешегә дә язмышын сынарга кирәкми, ә саклану чараларын күрү зарур. Табиблар ковидтан ике вакцинаны да ясаткан кешеләрнең җиңелчә авыруларын хәбәр итәләр. Еш кына авыру ОРВИ формасында уза, зарарлану исә җиңелчә генә була.
Дәүләт күләмендә уздырылган киңәшмәләренең берсендә РФ вице-премьеры, COVID-19 белән көрәшү буенча оператив штаб җитәкчесе Татьяна Голикова таҗлы вируска каршы прививка ясатмаганнар арасында үлем очраклары күрсәткечләренең шактый артып китүен бәян иткән иде. Ул сентябрь азагында, октябрь башында таҗлы вирус инфекциясеннән үлү буенча Россиянең антирекорд күрсәтүен дә ассызыклады. «Халык транспортта йөргәндә саклану чараларын кулланмый башлады», - диде штаб җитәкчесе.
Әйе, бу чыннан да шулай. Хәзерге вакытта Татарстанда, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә массакүләм чараларга чикләүләр һәм башка чаралар кертү турында сүз бара. Без әлеге мәкерле авыруның озакка килгәнен аңларга һәм кабул итәргә тиешбез. Хәзерге көндә 70 меңгә якын әлмәтле вакциналаштыру узган.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа