Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Әлмәт районы башлыгы әлмәтлеләрне вакцинация узарга чакырды

6 июль көнне инстаграмдагы туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов вакцинацияләү темасына кагылып үтте.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Әлмәт һәм районның 47 меңгә якын кешесенә прививка ясалган. Гражданнарны вакциналаштыру кампаниясе актив дәвам итә.


«Вакцина бар, аның түләүсез булуын исегезгә төшерәм. Сәламәтлек буенча чикләүләр булмаса,  18 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә прививка ясатырга кирәк. Балаларга прививка ясамыйлар», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Реклама


Тимур Дмитриевич Әлмәт район үзәк хастаханәсендә, медсанчастьтә һәм 3 нче номерлы поликлиникада прививка ясарга мөмкин булуын искә төшерде. Шулай ук «Панорама» сәүдә – күңел ачу үзәгендә прививкалар ясау пункты эшли - аның эш графигы үзгәрде: эш көннәрендә ул 14.00-20.00 сәгатьләрдә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 12.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса