Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә пенсионерлар поликлиникага бармыйча прививка ясата алалар

Билгеле булганча, теләсә кайсы оешма хезмәткәрләрне яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация узу өчен медицина оешмасына барып,  коллектив вакцинация узу өчен гариза бирә ала.

Бу хокуктан Әлмәт районы ветераннар советы да файдаланды.

Җомга көнне алдан билгеләнгән вакытта биш пенсионер «Ветеран»да COVID-19 дан прививка ясарга килгән. Медицина хезмәткәрләре гражданнарның хроник авырулар, аллергия һ. б. булу-булмавын сораганнар. Моннан тыш, медицина тикшерүе үткәрелгән: басым, температура, үпкә кислород белән туену проценты һәм башкалар тикшерелгән.

Пенсионер Роберт Солтанов «Ветеран»дагы спорт секцияләрендә еш йөри.  Роберт Солтанов билгеләп үткәнчә, күп кенә танышларының әлеге авыруны бик авыр кичерүләрен, ә кайберләре вафат булуын, шуңа күрә ул үзе авырып китәргә һәм үз туганнарының, якыннарының куркыныч астына куярга теләмәвен әйтә. Вакцинацияне иң нәтиҗәле ысул дип саный.

Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов хәбәр иткәнчә, җәй башына вакцинациянең беренче этабын 6210 пенсионер узган, икенче этабы – лаеклы ялдагы 5169 кеше узган  . Әлмәт районында 48 меңгә якын өлкән яшьтәге гражданнар яшәвен исәпкә алсак, прививканы ясаучыларның проценты бик аз икәнлеге күренә.

Василий Иванович билгеләп үткәнчә, 60 яше тулган гражданнарны кибетләрдә, базарда һәм башка җәмәгать урыннарында еш күрә. Аның фикеренчә, әгәр пенсионерлар өйдә торырга теләми икән, аларга яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга кирәк. Ә моның өчен хастаханәгә барырга туры килмәсен өчен, ветераннар советы рәисе урыннарга медикларны чакыртырга да әзер. Әмма нигәдер бу мөмкинлектән бөтенесе дә файдаланмый: «20 кеше языла, 15 кеше килә, ә турыдан – туры теркәлгәннән соң 5-6 кеше кала», - дип аптырый ветераннар Советы рәисе. Ул прививка ясатудан курыкмаска өнди, чөнки үзе дә профилактик процедураны узган, ә бу чирдән күпме кешенең һәлак булуына һәм аның белән көн саен күпме зарарлануына игътибар итәргә өндәде.

Василий Самойлов районның барлык пенсионерларына мөрәҗәгать итте һәм аларны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясарга чакырды. "Өйдә утырырга теләмәсәгез – прививка ясатырга кирәк!» – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса