Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт Сабантуенда Covid-19дан вакцинация пункты эшләячәк

Сабантуй 13 июньдә уздырылачак.

 Әлмәт сабантуенда яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясарга теләүчеләр өчен өстәмә вакцинация пункты ачылачак.

Бу хакта вице-премьер Ләйлә Фазлыева белән туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов сөйләде.

Район башлыгы әлеге киң таралган практика шәһәрдә кулланыла һәм ул әлмәтлеләрне җәлеп итә, аларның кайберләре шикләнә, әмма белгеч белән аралашканнан соң прививка ясатырга хәл итә, дип ассызыклады.

"Вакциналаштыру пунктларына шәһәр халкы күп килә, әмма башта прививканы алучылар бик күп булмый. Аларның күбесе сораулар бирә. Һәм без күрәбез, бу яхшы нәтиҗә бирә. Без тикшердек. Кешеләр килде, сораулар бирделәр һәм берничә көннән аларполиклиникаларга килеп  вакцинация ясадылар. Ә шәһәр чараларында без аңлату эшләре алып барабыз", - диде район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса