Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Коронавирус

Әлмәт ветераннарын вакытлыча прививка пунктларында COVID-19дан вакциналаштырдылар

Медиклар бригадасы ветераннар Советына атнага 2 тапкыр килә.

Әлмәт ветераннары коронавирустан прививка ясаттылар. Моның өчен аларга хастаханәгә барырга  туры килмәде – медиклар бригадасы ветераннар Советына үзләре килде. Анда атнага ике тапкыр вакытлы прививка пункты ачыла.

Өлкән буын кешеләренә аеруча прививка ясатырга кирәк, ди табиблар, шуңа күрә ветераннар Советына медиклар бригадасы даими килә.

"Вакцинация өлкән яшьтәге кешеләргә кирәк, чөнки еш кына аларның хроник авырулары бар, хроник авырулардан иммунитет зәгыйфьләнә", – дип аңлатты район үзәк хастаханәсе фельдшеры Наилә Хәбибуллина.

 Прививканы әлмәтлеләр хастаханәләрдә һәм «Панорама» сәүдә үзәгендә ясата алалар. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса