Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәт районы үзәк хастаханәсенә 1000 доза "Спутник" вакцинасы кайтарылды

Бер көн эчендә хастаханәдә уртача 300гә якын кеше вакцинацияләнә.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенә "Спутник V " нең яңа партияләре кайтарылды. Табиблар сүзләренә караганда, вакцина һәрвакыт булып торган, өзеклекләр булмаган.

"Әлмәт районы үзәк хастаханәсендә вакцина белән өзеклекләр булмады. Әгәр дә ниндидер көнне «Спутник V» тәмамланган булса, аның урынына «ЭпиВакКорона» вакцинасы булган. Шулай итеп, бер көннән диярлек вакцина килә", - ди хастаханәнең баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Нәсимә Габдрахманова.

Прививка ясарга теләүчеләргә үзәк район хастаханәсе табибларына дәүләт хезмәтләре аша язылырга яки регистратурага 22-78-46 номеры буенча шалтыратырга киңәш итә. Алдан язылмыйча да вакцина алырга була, тик чиратка язылганнарны көтәргә туры киләчәк.

Прививкадан соң  һәркем мөмкин булган  реакцияләр һәм рекомендацияләр белән белешмәлек ала. Шулай ук анда икенче компонент белән вакцинация үткәрү датасы күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса