Әлмәттә коронавирустан вакцинация дәвам итә
Вакцинацияне элеккечә үк үз дәвалау учреждениесендә: район үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада яки медсанчастьтә узарга мөмкин.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм экология буенча урынбасары Азат Хәбибрахманов коронавируска каршы вакцинация үтте.
“Вакцинация – үзеңнең генә түгел, ә якыннарыңның һәм хезмәттәшләреңнең дә куркынычсызлыгын тәэмин итә”, - диде ул.
«Панорама»да мобиль пункт ачылды.
Ул эш көннәрендә 16:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, шимбә көнне 12:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Үзегез белән паспорт, полис һәм СНИЛС алырга онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа