Әлмәттә коронавирус белән авыруның 2 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда коронавирус белән авыруның 37 очрагы ачыкланган.
Узган тәүлектә коронавирусның яңа 37 очрагы ачыкланган. 21 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 16 кеше өйдә дәвалана.
2 апрельгә Татарстанда 19 493 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 16 510 (+91) кеше терелгән.
141 628 кеше вакцинацияләнгән, 2 нче прививканы 15 554 кеше алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа