Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

“Татнефть”тә коронавируска каршы прививка ясату өчен мобиль бригадалар оештырылган

“Татнефть” үзенең хезмәткәрләренә вакцинация оештырды.

Өстәвенә, Әлмәттә генә түгел, ә компаниянең башка шәһәр һәм районнарында да. Моның өчен хәтта “Татнефть” медсанчастенең һәм Әлмәт район хастаханәсе персоналы составыннан вакцинацияләү буенча мобиль бригадалар да булдырылган. Шунысы игътибарга лаек, беренчеләрдән булып компаниянең топ-менеджерлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, нефть һәм газ разведкасы буенча генераль директорның беренче урынбасары — «Татнефть-Добыча» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов һәм ТР скважиналарны ремонтлау, бораулау һәм скважиналар бораулау буенча генераль директор урынбасары Ринат Шәфигуллин прививка ясаттылар.

Нефть компаниясеннән хәбәр итүләренчә, 19 февральгә “Татнефть” нең 2 732 хезмәткәре прививка ясаткан, шуларның 256сы вакцинацияләүнең икенче этабын узган. Дәүләт медицина учреждениеләренә тагын 3000 кеше чират көтә. Алар барысы да үз теләкләре белән привика ясатырга тели.

Бүгенге көндә вакцинация - COVID-19га каршы бердәнбер корал.

Беренче процедурадан соң да, икенче уколдан соң да привика кадатучылар җиңелчә генә хәлсезлек тойганнар. Башка очраклар күзәтелмәгән.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса