Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган татарстанлыларны туры эфирга чакыралар

25 февральдә инстаграмда да туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек тәэсир итүе турында сөйләячәк.

Ни өчен табиблар бу категория гражданнарны риск төркеменә кертә, үзеңне һәм якыннарыңны COVID-19ның  тискәре нәтиҗәләреннән саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Бу сорауларга җавапларны татарстанлылар COVID-19 таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы аккаунтында ишетә алачак. Онлайн трансляция 11:30 сәгатьтә башлана.

Эфирның темасы – «Йөрәк. COVID-19ның  йөрәк һәм кан тамырларына йогынтысы турында кардиолог". Әңгәмәнең модераторы-ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Эфир COVID-19 таралуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында узачак.

Трансляциягә сылтамалар:
https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan
https://instagram.com/minzdravrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса