Әлмәттә коронавирустан күпләп вакцинацияләү башланды
Район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең инстаграм-аккаунтындагы туры эфир вакытында шушы хакта хәбәр итте.
Әлмәткә күп күләмдә вакцина кайтарылды. Якын арада тагын бер партия кайтарылачак. Хәзерге вакытта медицина препараты өч медицина оешмасында: район үзәк хастаханәсендә, 3 нче поликлиникада, медсанчастьтә бар. Һәркем үзе беркетелгән дәвалау учреждениесенә шалтыратып, бушлай вакцинациягә языла ала.
Язылу өчен телефоннар:
Үзәк район хастаханәсе: 8 (8553) 33-83-80 һәм 8 (8553) 22-78-46.
3 нче поликлиника: 8 (8553) 32-33-74.
«Татнефть» медсанчасте: 8 (8553) 311-161 яки 8 (8553) 311-155.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia