Әлмәттә коронавирус белән авыруның 3 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 96 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 96 очрагы ачыкланган. 33 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана.
⠀
15 гыйнварга Татарстанда 14 637 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 11 151 (+37) кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа