Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән
Татарстанда COVID-19 белән тагын 91 кеше авырган.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 91 очрагы ачыкланган. 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 65 кеше өйдә дәвалана.
⠀
3 декабрьгә Татарстанда 11 784 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 10 340 (+89) кеше терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа