Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 3 очрагы расланган
Коронавирус

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 3 очрагы расланган

19 октябрьгә 101 үлем очрагы теркәлгән.

1957 елда туган ир-ат яңа коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә китерелә. Хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе фонында катлауланган.

1952 елда туган хатын-кыз пневмония белән йогышлы госпитальгә китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган.

1980 елда туган ир-ат пневмония белән хастаханәгә китерелә. Хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.