Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Рәхмәтебез шушымы?

Калабызның архитектур йөзен бизәүче объектлар саны елдан-ел арта бара. Әлмәтлеләр дә, шәһәргә килгән кунаклар да алар янында еш була, фотоларга төшә.

Бу объектларның күбесе нефтьчеләр тарафыннан төзелгән дисәк, бер дә ялгыш булмас. 3 миллиард тонна нефть чыгарылуга багышлап урнаштырылган 27 метрлы мәһабәт монумент алар арасында аерым урын алып тора. Сквердагы яшел чыршыларга, яздан алып кара көзгә кадәр үсеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Тик менә шушы гүзәллеккә дә кул сузучылар булуы җанны әрнетә. Вәхшиләр (башкача әйтергә тел әйләнми) инде монументка кадәр барып җиткән. Өстәге плитәләрне кубарулары гына җитмәгән, инде яндагысына тотынганнар. Нефтьчеләрнең шәһәрне төзекләндерүенә, матурлавына аларның рәхмәт сүзе шушымы? Оялырга, кеше хезмәтен бәяли белергә вакыт, җәмәгать!

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250