Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фотофакт1111

Дөрес язуга күчик!

"И туган тел, и матур тел Әткәм-әнкәмнең теле", - дип телебезгә сокланып язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Әлбәттә, һәр милләт өчен үз туган теле шулай кадерле, якын. Аларның һәрберсенең үз матурлыгы, аһәңе, үзенчәлекләре бар. Безнең "моң" сүзен башка телләргә турыдан-туры тәрҗемә итеп булмаган кебек, аларда да шушындый ук сүзләр очрый.

Татар теле башка телләр арасында аерым урын алып тора. Безнең туган телебезне белгән кеше дөньяның төрле почмагында яшәүче төрки халыклары белән рәхәтләнеп аралаша ала.

Татар сүзләренең яңгырашы да үзгә. Әнием, әтием, әбием, сөеклем - күңелләрне эретә торган мондый матур сүзләрне күпләп китерергә була. Әлеге сүзләр арасында Әлмәт, Әлмәтем дигәне дә бар. Әмма шушындый күркәм сүзне бозучылар да очрап тора. Без газетабызның алдагы саннарында бу хакта язып чыккан идек инде. Ләкин мондый хаталар һаман да күзәтелә. Район башлыгы белән шәһәр буенча территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советларының эшчәнлеге белән танышып йөргәндә күзгә чалынды алар. "Әлмәт шәһәрә" дип язылган алтакта шулай ук уку йортларының берсенә карый. Учреждение сүзе дә хаталы язылганын искәртеп үтәсе килә. Ә бит биредән көн дә татар теле һәм әдәбияты укытучылары да үтеп йөри. Берсенең дә күзе төшми һәм хаталы язу күреп татар теле өчен җаны әрнеми микәнни? Бик гаҗәп, әлбәттә.

Урам исемнәренең ниндиләре генә юк. Без аларның кайберләре белән газета укучыларыбызны таныштырган идек идек инде. Ничә ел дәвамында 149 нчы йортта Ленина урамы эленеп торды. Беркөнне алтакта тирәсендә кешеләрнең нидер эшләвен күргәч, күңелдә, ниһаять, "а" хәрефен бетерәләр дә, "Ленин урамы" калачак икән дигән шатлык уянды. Тик иртә куанганбыз: татарча язылганын бөтенләй юк иткәннәр. Менә сиңа Татарстанның икенче дәүләт теле.

Безнең Әлмәтебездә Тельмана урамы да бар әле. Сүзлекләрдә, Интернетта күп чокыну файдасын бирмәде, Тельмана фамилияле күренекле шәхес табылмады. Тельман бар.

Саҗидә Сөләйманованы белмәгән кеше юктыр. Яраткан шагыйрәбезнең исемен мәңгеләштерү максатыннан бер урамга аның исеме бирелгән иде. Биредә дә хата. "Сулейманова урамы" дип язарга кемнең башына килде микән? 8 Мартаны ничек аңларга? Боларның барысы да татарча сөйләшә белгән һәр кешенең тәрҗемәче түгеллеген аңлата.

Хаталар беркемне дә бизәми, бигрәк тә укымышлы буларак дан тоткан Әлмәтне. Әйдәгез, дөрес язуга күчик!

Гөлира Шәфыйкова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250