Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында яшәүчеләр кышкы суыкларда йорт-җирсез калдылар

Сезнең кечкенә генә ярдәмегез дә аларга иртәгәге көнгә өмет, яшәргә ышаныч бирәчәк.

10 гыйнвар көнне Тайсуган авылында гомер кичерүче Гафиятовлар гаиләсенә зур кайгы килә - ихаталарында янгын чыгып, өйләре, каралты-куралары тулысы белән янып бетә.

Шул рәвешле гаилә берничә сәгать эчендә милексез, кием-салымсыз һәм документларсыз кала. Аннан да олырак хәсрәт - янгында Өлфәт Гафиятовның 33 яшьлек улы һәлак була. Бәхеткә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кече уллары бар көчен җыеп вакытында чыгып өлгерә һәм исән кала.

Тайсуганлылар янгында зыян күрүчеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтә башлаганнар инде. Авыл җирлеге Гафиятовларны вакытлыча Зәй урамындагы 31 нче йортка урнаштыру хәстәрен күргән.

Авыр фаҗига кичергән гаиләгә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр булса, Тайсуган авылында шушы адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кышкы суыкларда йорт-җирсез калган гаилә әгъзаларына җылы өс киемнәре, көнкүреш һәм хуҗалык әйберләре кирәк.

Элемтәгә керү өчен гаилә башлыгы Өлфәт Гафиятовның телефон номеры: 89172256786. Ярдәм итәргә теләүчеләр кызлары Олеся Йосыпованың 89870655911 номерына беркетелгән Сбербанк картасына акча күчерә алалар.

Бердәмлек авыр чакта беленә, халык төкерсә - күл була, диләр. Башкалар хәсрәтенә битараф булмаганнар, күңелендә изгелек чаткысы дөрләгәннәр безнең бу язмабызны игътибарсыз калдырмаса иде. Сезнең кечкенә генә ярдәмегез дә аларга иртәгәге көнгә өмет, яшәргә ышаныч бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса