Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Әлмәт районында узган елда 226 янгын очрагы теркәлгән

Узган ел Әлмәт районында 226 янгын булган.

Әлмәт районында узган елда 226 янгын очрагы теркәлгән 

Узган ел Әлмәт районында 226 янгын булган. Бу саннар-статистика гына түгел, алар артында коткарылган тормышлар һәм, кызганычка каршы, кайтарып булмаслык югалтулар тора. 
 
Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк. 
 
Көнкүрештәге янгыннарның төп сәбәпләре:
 
Челтәрнең артык йөкләнеше 
Сүндерелмәгән тәмәке 
Күзәтүсез кухня плитәсе 
Киңәш: өйдән чыгып киткәндә суыткычтан башка барысын да сүндерегез. Хәтта телефон зарядкасын да розеткадан алыгыз. 
 
Көнкүрештә куркынычсызлык чаралары 
 
Розеткаларның һәм сүндергечләрнең төзеклеген күзәтегез 
Пәрдәләрне һәм сөлгеләрне кухня плитәсеннән читтәрәк тотыгыз. 
Балаларга ут уенчык түгел, ә куркыныч икәнен аңлатыгыз. 
Өйдә автоном төтен хәбәрчесе урнаштырыгыз. Бераз төтен чыкса да, ул сезне уятыр.

Газ: кайчан сагаерга кирәк? 
Газ җиһазлары аерым игътибар таләп итә. Газ хезмәтенә мөрәҗәгать итегез, әгәр: 
 
Үзенчәлекле ис барлыкка килсә 
Горелкадагы ялкын зәңгәр урынына сары яки кызгылт-сары төскә керсә
Торба/баллоннан сызгыру ишетелсә 
Савыт - сабада көчле корым барлыкка килсә 
Газ плитәсен яисә колонканы үзегез төзәтмәгез! 
 
Гадәттән тыш хәл булган очракта 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса