Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәтле үз фатирында янгында зыян күргән

Сәбәбе - ут белән саксыз эш итү булган.

Әлмәт шәһәренең Шевченко урамындагы 166 нчы йортның алтынчы катындагы фатирда янгын чыккан. Урынга ашыгыч хезмәтләр җыелган. Тикшерү вакытында янгын сүндерүчеләр янгынның кухняда чыгуын ачыклаган.

Коткаручылар фатирдан 30 яшьлек хуҗаны чыгарганнар. Табиблар аны яндыру продуктлары белән агуланудан хастаханәгә салганнар. Янгын  ут белән саксыз эш итү аркасында башланган.

Нәтиҗәдә, ике квадрат мәйданда ашханә җиһазлары һәм көнкүреш техникасы янган. Башка бүлмәләр ысланган.

Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса