Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәтле янгында исән калды

Йорт тулысынча янып беткән.

Әлмәт районының Чупай авылында Колхоз урамындагы шәхси йорт янган.

Район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторлары хәбәр иткәнчә, янгын турында хәбәр «Глонасс 112» системасы буенча килгән. Урынга ашыгыч хезмәтләр җыелган.

Беренче хезмәтләр килгәнче, йорт бөтен мәйдан буйлап ут белән капланган була. Түбәсе өлешчә җимерелә. Участок хуҗабикәсе янган йорттан үзе чыгып өлгерә.

Нәтиҗәдә, 45 «квадрат»тагы корылма җимерелә. Янгынның сәбәбе ачыклана.

 

Фото: район күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса