Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә бер ел эчендә янгында дүрт кеше һәлак булган

Узган ел шәһәрдә һәм районда барлыгы 424 янгын була.

Дүрт кеше һәлак булды, җиде кеше зыян күрде. Янгын сүндерүчеләр янгын статистикасын игълан иттеләр.

Узган ел алар 400 дән артык булган. Күпчелек өлеше шәһәрдә. 

"Янгыннарның төп сәбәпләре – электр җиһазларының төзек булмавы һәм челтәрнең артык йөкләнеше, мич һәм төтен чыгару урыннарының эксплуатациясен бозу, ут белән саксыз эш итү, шул исәптән тәмәке тарту ", - дип билгеләп үтте Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге инспекторы Светлана Шаронова.

Бу шәһәр халкына да, авыл халкына да кагыла. Беренчеләре, статистика буенча, уттан ешрак зыян күргән. 2023 елда 424 янгынның 253е шәһәр чикләрендә, ә 171е аның чикләреннән читтә булган. Соңгы очракларның берсе Түбән Мактамада булды анда үлүчеләр дә, зыян күрүчеләр дә булмады. Янгын күзәтчелеге тикшерүчеләренең беренчел версиясе: тәмәке тарту вакытында ут белән саксыз эш итү. Ә  Тайсуганда яшәүче өчен  янгын фаҗигале нәтиҗә белән тәмамлана.

"Янгын сүндерү машиналарының авыл җирлегендә килеп җитү вакыты 20 минут тәшкил итә. Янгын турында хәбәрнең соң килүе утның көчәюенә китерә", – дип белдерде Илнур Хаҗиев, Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге өлкән инспекторы.

Әлмәт районы авылларында һәм территориаль иҗтимагый үзидарәдә гражданнар җыеннарында янгын көрәшчеләре үз профилактикаларын алып баралар. Бүгенге көнгә алар 44 мәйданчыкта булырга өлгергән инде.

 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре беренче җылы көннәр башлану һәм бөтен төбәк буенча махсус янгынга каршы режим игълан ителү белән тематик рейдларга чыгалар. Һәм монда экспертлар төп сәбәп кеше факторы дип саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса