Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында шәхси йорт янган

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ачык ишектән һәм 2 нче кат тәрәзәсеннән куе төтен чыга иде.

25 декабрьдә 20 сәгать 33 минутта Әлмәт районы Колшәрип авылында  Тукай урамында  янгын турында хәбәр килә.  

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта ачык ишектән һәм 2 нче кат тәрәзәсеннән куе төтен чыга иде. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Янгын сүндерүчеләрне хуҗа каршы ала. Күрше корылмаларга куркыныч янамый. 21 сәгать 03 минутта янгын локальләштерелгән.

Янгын нәтиҗәсендә 1 каттагы сауна һәм котельная бинасы янып бетә, 2 каттагы йокы бүлмәсе янып бетә, йортның  бүлмәләре ыслана. Янгынның гомуми мәйданы 82 м. кв. тәшкил итә.

Янгынның беренчел сәбәбе-мичләрнең һәм төтен чыгару урыннарының дөрес төзелмәве һәм төзексезлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса