Үз өендә янып үлгән
Шәхси йортта чыккан янгында инвалид пенсионер янып үлә.
Бу хәл Буа районының Кият авылында була. Янгын кухняда чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә тәрәзәдән нык төтен чыга, ә ишекләр эчтән бикле була. Күршеләре биредә икенче төркем инвалидның хатыны һәм улы белән яшәвен әйтә. Янгын сүндерүчеләр ир-атның гәүдәсен таба. Янгын саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа