Юл һәлакәтендә өлкәннәр зыян күргән
Бүген 16 сәгать 30 минутта Чистай - Түбән Кама юлының 44 километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
"Лада Калина" машинасы белән идарә иткән 20 яшьлек егет кызулык белән каршы як полосага чыккан һәм Hyundai Solaris белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, аның руле артында утыручы 75 яшьлек ир урында ук дөнья белән хушлашкан. Шул ук машинада утыручы олы яшьләрдәге ике пассажирны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia