Йорт эченә тәрәзәдән янучан матдә ыргытканнар: ул бала караватына килеп төшкән [+ВИДЕО]
Яна торган сыеклык салынган шешәне йорт тәрәзәсенә бер узып баручы ыргыта.
Бу хәл Ульяновск өлкәсендә була. Шешә караватында йоклаучы сабый өстенә килеп төшә. Сыеклык янып китә. Нәтиҗәдә ялкынны сүндерергә тырышкан 56 яшьлек ир-атның кул чугы пешә, ә аның ике яшьлек оныгы бите һәм җилкә тирәләре нык пешеп шифаханәгә урнаштырыла. Әлеге җинаятьтә элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган 45 яшьлек ир-ат тоткарлана. Ул коллектор булып эшли икән. Йорт хуҗасы дарулар сатып алуга 4 мең сумда микрокредит алган булган. Әйтүенчә, ул акчаны тиз арада кайтарган, әмма аңа процент өстәүләре хакында җиткереп җанына тия башлыйлар. Тиздән янап шалтыратулар китә. Нәтиҗәдә аның "бурычы" 40 мең сумга җитә. Шикле адәмне тикшерү изоляторына урнаштырганнар. Сабый әлегә шифаханәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа