Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Яшүсмерне кем үтерергә теләгән: ниһаять, ачыкланган

17 яшьлек үсмергә пычак белән кадаулары турындагы хәбәр килеп ирешү белән полиция хезмәткәрләре шунда ашыга.

Кукмарада әлеге үсмер һәм аның тагын ике танышы яңгырдан йорт кыекчасы астына кереп кача. Шулчак алар янына исерек бер ир-ат килә. Яшьләрнең үзара сөйләшкәнен ул үзенә кабул итә. Үсмерләр аны һич кенә дә кимсетергә теләмәүләрен әйткәч, ир-ат китә. Әмма бераздан ул тагын килә һәм үсмерләрнең берсенә пычак белән кадый. Табиблар пычакның йөрәккә дә зыян китерүен әйтеп диагноз куя. 55 яшьлек ир-ат берничә көн узгач кына тоткарлана. Хәзер ул сак астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса