Яшүсмер үз-үзенә кул салган
Бүген көннең беренче яртысында 15 яшьлек малай үз-үзенә кул салган.
Ул күпкатлы йорт түбәсенә менгән дә аска сикергән. Социаль челтәрдә язуларына караганда, малай үләр алдыннан язу калдырган. Ә менә үлемгә китергән сәбәпләр әлегә билгеле түгел. Бу хәл Чаллының 47 нче комплексында 16 катлы йортта була. Урында тикшерүчеләр эшли.
Шунысы билгеле, ул интернетта үз сәхифәсендә "15 яшь, 15 нче кат. 17 гыйнвар, 17 ел" дигән язу калдырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia