Яшен сугудан 50 кеше үлгән
Бангладеш полициясе илдә ике көн эчедә 50 кешенең яшен сугудан үлүен хәбәр иткән.
Аларның күбесе фермерлар. Яшен вакытында барысы да дөге кырларында эшләгән.
Бангладешта яшеннәр - гадәти күренеш, тик быел алар аеруча көчле. Белгечләр фикеренчә, әлеге факт температура югары булу һәм урманнарны кисү белән бәйле булырга мөмкин, дип яза "Байрак".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа