Яшь табибә таптаткан ир үлгән
Ике атна элек кичке алты тулып килгәндә республика клиник хастаханәсеннән 26 яшьлек табибә Марианна Р. бер ирне таптата.
«Фольксваген Гольф» машинасында барганда ул руль белән идарә итүне югалта һәм юл уңаена тротуардан баручы ир өстенә менә. 54 яшьлек җәяүле ике атна аңына килә алмый ятканнан соң үлә. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Табибәнең машина йөртү стажы нибары ике ел була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа