Янгында янып үлгән
Агач йортта чыккан янгын шулай аянычлы тәмамланган.
Әгерҗе районының Иске Кызыл Яр авылына коткаручылар килгәндә йортны тулысы белән ялгын әйләндереп алган, түбә ишелгән була. Янган конструкцияләр арасыннан 78 яшьлек хуҗаның янган гәүдәсе табыла. Ул ялгызы гына яшәгән һәм социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтүендә булган. Пенсионерга берничә тапкыр Картлар йортына күчәргә тәкъдим иткән булганнар. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia