Янгында ике пенсионерның гомере өзелгән
Бер катлы агач өйдә иртәнге якта янгын чыга.
Бөгелмәдә янгын сүндерүчеләр янгын белән көрәшкән вакытта кухняда 80 яшьлек пенсионер апа гәүдәсенә тап булалар. Ул хуҗабикә булып чыга. Аннна ерак түгел тагын бер үле гәүдә - 89 яшьлек пенсионер әби табыла. Янгын газ җиһазларыннан кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia