Реклама
Иртәнге сәгать алтынчы яртыда экстрен хезмәтнең бердәм номерына фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр керә.
Янгын сүндерүчеләр Казанның Cовет районындагы йортка килгәндә беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән ачыктан-ачык яну күзәтелә, ә подъезд төтенгә чумган була. Подъездда яшәүчеләр фатирларын ташлап чыга. Янгын чыккан фатирда кешеләр булмавы ачыклана. Ә менә калган фатирлардагы кешеләрне коткару битлекләре киертеп һәм янгын баскычларыннан 10 кешене коткаралар. Төтен белән агуланган төрле фатирларда яшәүче 88 һәм 45 яшьлек ханымнары шифаханәгә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+