Янган гараждан бер ирнең мәете табылган
Фаҗигаләр

Янган гараждан бер ирнең мәете табылган

Кичә 20 сәгать 49 минутта коткаручыларның бердәм номерына гараж яну турында хәбәр кергән.

Бу урынга килгән коткаручылар санаулы минутларда мәйданы 4 метрны тәшкил иткән янгынны сүндергәннәр һәм тикшерү эшләрен уздыра башлаганнар. Янган әйберләр астыннан урта яшьләрдәге ир-атның җансыз гәүдәсе килеп чыккан.
Янгын ут төртү аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Бу аянычлы хәл Бөгелмәдә булган.