Яңа ел төнендә теракт булган
31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә Төркиядә теракт була.
Бу юлы Истамбулның атаклы Reina төнге клубын һөҗүмгә тоталар. Ике билгесез адәм клубтагы кешеләргә ата. 39 кеше терроризм корбаны була. Аларның 19 ы чит ил гражданнары. Яраланучылар саны 70 кә якын. Клубта 800 гә якын кеше булган. Россия Президенты төрек халкына кайгыларын уртаклашуын белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа