Реклама
Бәйрәм алдыннан Әлмәттә юл фаҗигаләре арткан.
Урсала микрорайонында иртәнге якта Geely JL 715241 автомобиле руле артына утырган 1988 елгы шофер 1946 елда туган җәяүлене таптата. Җәяүле ханым тиешсез урында юл аркылы чыга торган булган, өстәвенә кием-салымында яктылыкны кайтаручы элемент та булмаган. Нәтиҗәдә бик авыр имгәнүләр белән ул медсанчастька китерелә. Икенче тәүлектә аның гомере өзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+