Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Укучысын скотч белән бәйләп куйган

Моның өчен укытучыга бары тик... шелтә генә белдергәннәр.

Әлеге күңелсез хәл Яр Чаллы шәһәре мәктәбендә булган. Башлангыч сыйныф укытучысы тик утырырга теләмәгән малайны скотч ярдәменә утыргычына бәйләп куйган. Бу хәлнең дөреслеккә туры килүен баланың сыйныфташлары да раслаган. Әлеге күңелсез хәл буенча аңлатма сорап малайның әнисе мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать иткәч, аны "15 ел стажы булган укытучы мондый эшкә бармас" диеп кире борганнар. Шуннан соң ана кеше прокуратурага барырга мәҗбүр булган.
Хәзерге вакытта укытучыга бу эше өчен шелтә белдерелгәне билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса