Төзелештә аянычлы хәл
Бүген төзелә торган йортта аянычлы хәл була.
Төштән соң, сәгать 3 ләр тирәсендә күпкатлы йортның балконыннан бер хатын-кыз эшче аска мәтәлә. Бу хәл Чаллыда, Яңа шәһәрнең 21 нче комплексында була. Хатын-кыз бирегә буяучылар белән бергә эшкә килгән булган. Ул фатир стеналарын агарту белән шөгыльләнгән. ЧП булганда янында кеше-мазар булмаган. Ул бервакыт балконга чыга һәм аска төшеп китә. Әлегә аның кемлеге билгеле түгел. Хезмәттәшләре аның гаиләле булмавын гына әйткән. Вакыйга булган урында тикшерүчеләр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа