Төшке ашка өенә кайткан җиреннән батып үлгән
Ир-атның гәүдәсе Чаллының ГЭС бистәсендә Мелекеска елгасының яңа күпер тирәсендәге өлешендә табыла. МЧС хезмәткәрләре боз ватылган урынны күреп водолазларны чакырта.
Батып үлгән ир-ат янында бернинди дә документлар булмый. 6 нчы эзләү-коткару отряды җитәкчелеге әйтүенчә, батып үлгән ир-ат балыкчы түгел, чөнки ул төзүче киеменнән булган. Аның юка боз аша өенә төшке ашка кайту ихтималы фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа