Төркиядә тагын шартлау
Төркиянең Газиантеп шәһәрендә полиция бинасы янында куркыныч шартлау була.
Беренчел фаразлар буенча, бина янында мина урнаштырылган машина шартлый. Нәтиҗәдә бер кеше үлә, 13 кеше яраланган. Яраланучылар арасында 9 полиция хезмәткәре бар. Хәзерге вакытта әлеге терактны ачыклау эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа