Реклама
Үз подъездында 34 яшьлек казанлыны үтерүләре турындагы хәбәр бөтен республиканы шаулаткан иде. Аны үтерүче кеше кулга алынган.
16+
Баксаң, стилист ир-ат клиентларны өендә кабул итеп, алар белән җенси мөнәсәбәткә керә торган булган.
Шимбә көнне кич белән ирен клиент белән өйдә калдырып хатыны чыгып киткән булган. Ул иренең ялгызы гына калып эшләргә яратуын белгән. Бер шалтыратуында ире аңа клиент белән чәй эчеп утыруларын әйткән. Ә аннан соң аны үтергәннәр. Күршеләре дә фатирда ирләрнең ни белән шөгыльләнгәнен аңлый торган булган.
Бу көнне даими клиенты иргә 8 тапкыр пычак белән кадаган. Яраланган хуҗа подъездга чыгып, ишекләргә шакый-шакый алтынчы каттан икенчегә хәтле төшкән, әмма аңа ишек ачучы булмаган. Берникадәр вакыттан чакыртылган ашыгыч ярдәм табиблары аның үлүен раслаганнар.
Ирнең танышлары аның Саманта исеме астында хатын-кыз булып йөрүен дә әйтәләр.
32 яшьлек үтерүче элек тә үтерү өчен хөкем ителгән булган. Хәзер аны кулга алганнар. Җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+