Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Телевизор сабыйның гомерен өзгән

Тормышның һәр мизгеленнән ләззәт алып, ыгы-зыгысыз яшәп яткан 4 кешедән торган гаиләдә коточкыч хәл килеп чыккан.

Ата-ана тату гына аш бүлмәсендә ризык әзерләгән, ә балалар гадәттәгечә уйнау белән мәшгуль булганнар. Бер урында озак утыра алмаган 3 яшьлек сабый йокы бүлмәсенә кереп киткән һәм анда чабулап йөри башлаган икән. Бер мизгелдә ул телевизор торган комодның яртылаш ачык ишек тоткасына эленеп калган. Ычкынырга омтылып ясаган хәрәкәтләреннән телевизор аның өстенә килеп төшкән. Бала урында ук дөнья белән хушлашкан.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре уздырыла һәм бу хәлнең тәфсилләре ачыклана.

Вакыйга Әстерхан өлкәсендә булган.

Фото: http://tvarm.ru/mebel/page/9/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса