Татарстанның зур заводында янгын булды [+ВИДЕО]
Бүген иртән 7.20дә 112 хезмәтенә янгын турында хәбәр керә.
Яшел Үзәндә POZIS заводының бер цехында янгын чыга. 90х110 метрлы производство корпусының түбәсенә ут каба. Бер катлы бинаның биеклеге 12 метр тәшкил итә. Бәхеткә, бу вакытта корпус эчендә кешеләр булмый. Чөнки корпус бинасын реконструкцияләү бара торган була.
Янгын 7.40 та сүндерелә. Зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа