Реклама
Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең Менделеевск районара тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
56 яшьлек Г. К. РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче бүлек "а" пунктына туры килгән җинаять (ике яки күбрәк кешене үтерү) кылуда шикләнелә.
Коточкыч җинаять Әгерҗе районы Ташлы авылында кылынган. Тикшерү фаразлары буенча, 28 декабрьдә көндез К. таныш бер гаиләгә кунакка килә. Үзе белән "күчтәнәчкә" 3 литр спирт та ала. Бераз эчеп утырганнан соң хуҗалар кунакка эчемлекнең бетүен, аңа кайтырга кирәклеген хәбәр итә.
К. өенә кайтып җиткәч, үзен алданган санап, әле 1 литр гына спирт эчелде, дип фикерләп, хуҗалардан үч алырга була. Пычак ала һәм кабат кунак булган йортка юнәлә. Ике арада килеп чыккан низаг вакытында Г.К. 46 яшьлек ир-ат белән 44 яшьлек хуҗабикәнең күкрәгенә пычак белән чәнчи. Йорт хуҗалары урында ук үлә.
Г. К. гаебен таныган. Якын арада тикшерү органнары аны сак астына алуны сорап судка мөрәҗәгать итәчәк. Тикшерү эше дәвам итә,дип яза Матбугат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+