Татарстанлы пассажир поезды астында калган
Алган җәрәхәтләреннән ул урында ук һәлак булган.
Әлеге фаҗига кичә Казанның "Компрессорный" станциясе тирәсендә була. "Мәскәү - Круглое Поле" поезды машинисты рельслар буенча баручы ир-атны соң күреп ала, берничә кабат сигнал бирсә дә, һәлакәт котылгысыз була. Хәзерга вакытта фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана, тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа