Татарстанда югалган ир-атны 4 көннән соң судан табып алганнар
Фаҗига Алабуга районы Покровское авылы янындагы Чулман елгасында булган.
"Җирле халык судан, 1983 елгы ир-атны тартып чыгара һәм хокук саклау органнарына тапшыра", - дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Әлеге ир-ат 2 июль көнне сулыкта юкка чыккан була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа