Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Татарстанда йөртүчесе белән машина янган [+ВИДЕО]

Чаллыда кичә көн уртасында йөртүчесе белән "Лада Калина" автомобиле янган.

Шәһәрнең Автозавод районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән дознавателе Раушан Халиков "Челнинские известия" хәбәрчесенә җиткерүенчә, янгын машинаның салонында чыккан. Янгын сүндерелгәннән соң машина эчендә транспорт хуҗасы - 41 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Моннан тыш салонда бензиннан бушаган ике канистрага да тап булалар. Ир-ат үз-үзенә ут төрткән булуы ихтимал. Шаһитлар әйтүенчә, аның гаиләсендә соңгы вакытта еш кына низаг та булгалаган.

Кайбер мәгълүматлар буенча ир-ат өч бала әтисе дә икән әле.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса