Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Фаҗигаләр

Татарстанда янгын тагын бер ир-атның гомерен өзгән

Кичә Татарстанның Нурлат районы Сәләнгеш авылына шәхси йортта янгын чыгып, бер ир атның гомере өзелгән.

Янгын алдыннан, 4 февраль көнне, өлкән яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз пенсия алган. Бу акчага алар берничә көн кәеф-сафа корганнар. Аек булмаган гаилә башлыгы тәмәке тартырга дип өйалдына чыккан һәм шунда кәнәфидә йоклап киткән. Нәтиҗәдә, кәнәфигә ут кабып, 62 яшьлек ир-ат һәлак булган. Төтен исен сизеп чыккан хатын өйалдына чыга һәм идәндә хәрәкәтсез яткан ирен күрә. Ул ике чиләк су белән генә янгынны сүндерергә тырышып карый, тик ахырда янгын сүндерүчеләрне чакыра.


Бу йортта олы яшьтәге ир белән хатын аларның уллары, киленнәре һәм 3 кечкенә оныклары яшәгән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса